← Барлык мәкаләләр

30.03.2026

Дизайнерлар белән синкларны ничек үткәрергә

Команданың эшен ничек көйләргә? Дизайн сыйфатын ничек күзәтергә? Дизайнерларга даими үсәргә ничек ярдәм итәргә? Эшләрне ничә тапкыр карап чыгарга? Бу дүрт сорауга бер җавабым һәм дүрт корал урынына бер коралым бар: көн саен дизайн-синк үткәрегез. Мәкаләдә команда, биремнәр һәм дизайнерлар белән идарә итү тәҗрибәмне уртаклашам.

Көн саен

Команда белән нигә көн саен шалтыратышырга, моңа нигә вакыт сарыф итәргә дип уйларга мөмкин. Атнага бер-ике тапкыр эшләрне килештерсәң дә җитәр кебек. Юк, җитми: көн саен җыелырга кирәк. Менә ни өчен.

  1. Дизайнерларга биремнәре буенча даими кире элемтә кирәк, үзләре сорамаса да. Ул читтән караш, башка дизайнерларның киңәше яки тәкъдиме булырга мөмкин. Шулай соңгы чишелешләр уйланылганрак һәм сыйфатлырак була. Моның өчен компаниядә яки командада фикер җиткерү мәдәнияте мөһим. Дизайнерлар эшләрен күрсәтергә курыкмасын, ә хезмәттәшләре катнашсын һәм чынлап та ярдәм итәргә теләсен.
  2. Дизайн җитәкчесе дизайнерларның хәзер нинди бирем өстендә эшләгәнен белә. Әлбәттә, торышны Kanban тактасыннан тикшерергә була. Ләкин вакытлар күчә башласа яки продукт менеджеры элек килешенгән кулланучы сценарийын үзгәртергә кушса, такта яңалыкны шунда ук күрсәтми.
  3. Дизайнерлар хезмәттәшләренең ни эшләгәнен белә. «Команданы ничек бер көйгә китерергә?» дигән сорауга җавап шул. Көн саен эшләрне карап чыгу һәм хезмәттәшләрнең биремнәренә төшенү команданы үзеннән-үзе бер көйгә сала. Моның өчен аерым очрашулар кирәкми.
  4. Дизайнерлар бер-берсеннән даими өйрәнә. Бу ара-тирә түгел, көн саен булырга тиеш.
  5. Дизайнерлар бер-берсен яхшырак белә башлый, бергә эшләү аларга торган саен күбрәк ошый.
  6. Дизайн җитәкчесе дизайнерларның хәзерге дәрәҗәсен даими күреп тора. Кем киләсе дәрәҗәгә әзер, кемгә күнекмәләр җитми, кем яңа килгәннәрне өйрәтә ала — барысы да ачык.
  7. Синкта барысын да эшләргә була: яңалыклар турында сөйләшергә, борчуларыңны уртаклашырга, ял фотоларын җибәрешергә һәм рәхәтләнеп көләргә. Кыскасы, гадәти кеше тормышы белән яшәргә. Һәм моны көн саен эшләргә.

Дүрт гади кагыйдә

1. Вакытны күзәтегез. Эшләрне карап чыгарга һәм фикер алышырга бер сәгать җитә.

2. Җаваплы кеше билгеләгез. Гадәттә ул дизайн җитәкчесе яки әйдәп баручы дизайнер. Аның бурычы — кешеләрне сөйләшүгә җәлеп итү һәм очрашуны тәртипкә салу.

3. Вакытны бүлегез. Очрашуга кадәр җаваплы кеше вакытны һәркемгә җитәрлек итеп бүлә. Кайчак мөһим бер бирем бөтен очрашуны диярлек ала һәм кайбер дизайнерлар эшләрен күрсәтергә өлгерми. Берни түгел: калганнарын иртәгәгә күчерегез.

4. Атнага ике тапкыр биремнәрнең торышын тикшерегез. Атналык спринтлар дүшәмбе башланса, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тикшерегез. Җәдвәл төзергә дә була. МегаМаркетта, мәсәлән, шулай эшләдек.

Дизайн җитәкчесенә нәрсәне истә тотарга

Дизайн-синк кечкенә командаларга туры килә, иң уңайлысы — 7–10 кешегә кадәр. Кеше күбрәк булса, игътибарны саклау авырлаша һәм бөтен кеше дә катнашмый.

Дизайн-синк Agile стендабы кебек бер-бер артлы эш турында хисап бирү түгел. Ул җитәкче командага вакыт белән басым ясый һәм һәр адымын тикшерә торган микроменеджмент та түгел. Ул күбрәк төркемләп остазлык итүгә охшаган: команда үз проблемаларына бергәләп чишелеш эзли. Дизайнерлар шулай тизрәк үсә һәм мөстәкыйль була башлый.

Фикер әйткәндә тавыш тонына игътибар итегез. «Менә болай эшлә» дип боермагыз, йомшаграк юнәлеш бирегез: «Мин менә болай эшләргә тәкъдим итәр идем. Бәлки, сценарийны ике экранга калдыра алырбыз. Сынап кара, иртәгә нәрсә килеп чыкканын карарбыз». Гомумән дә командадан азрак сөйләгез. Шулай эш бер кешегә генә бәйләнеп калмый.

Һәр дизайнер да сөйләшүдә актив катнашмаска мөмкин. Шулай булса, катнашмаган яки аз сөйләгән кешегә аерым сорау бирегез. Мәсәлән: «Игорь, Маша идеясе турында ни уйлыйсың?»

Барысын да сөйләшеп, макетларны карагач, «Сораулар яки сөйләшәсе темалар калдымы?» дип мотлак сорагыз. Күп очракта сорау булмас, ләкин сорауны юкка бирмисез. Шулай командада ышаныч арта. Өстәвенә, кайчак өстәмә сораулар һәм темалар килеп чыга.

Командадагы элекке гадәтләрне саклагыз яки яңаларын булдырыгыз. Дизайн-синк үзе үк бер йола, әмма аның эчендә дә кечерәк гадәтләр була ала. Мәсәлән, дүшәмбе саен «Ялларыгыз ничек үтте?» дип сорыйм. Яисә һәр синктан соң чатка мемны мин җибәрәм, ә җомга көнне — бөтен команда. Шулай мемлы җомга килеп чыга.

Очрашуга командадагы һәркемне чакырыгыз. Мөхәррирләр дә, тикшеренүчеләр дә килсен. Продукт менеджерларын, хәтта CPOны да чакырсагыз, тагын да яхшырак. Алар чишелешләргә үз карашларын өсти һәм фикерләрен әйтә ала.